Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөя утрау-шәһәрлегендә гыйнвар каникулларында 41 меңнән артык турист булган

1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр Зөя утрау-шәһәрлегендә 41 416 турист булган. Бу хакта музей-тыюлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Юлия Нуреева хәбәр итте.

Фото: «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгы.

 

"Килүчеләр саны буенча күрсәткеч узган ел дәрәҗәсендә калды", - дип ачыклык кертте агентлыкның әңгәмәдәше.



Яңа ел форматында Зөя утрау-шәһәрлеге 2022 елның 1 гыйнварында эшли башлый. Тамашачылар өчен «Ничек баһадир Добрыня Яңа елны коткарган» һәм «У Лукоморья» яңа ел сәяхәте бәйрәм программалары әзерләнгән. Утрау кунакларына Идел ушкуйниклары белән көрәшергә һәм җитезлеккә, көч һәм чыслыкка сынаулар узарга кирәк була.

7 гыйнварда утрауда Раштуа бәйрәме булды. Традицион күркәм бәйрәмдә "Верес" фольк-төркеме катнашында раштуа колядкалары яңгырады. Теләгән һәр кеше Зөянең раштуа атмосферасына чума, бәйрәм тамасына кушыла, борынгы уеннарда уйный һәм бергәләшеп чәй эчеп, ләззәт алды.

 

«Быел Раштуада Зөя шәһәрлегендә 8 меңгә якын турист, нәкъ менә 7 789 кунак булды. Узган ел бу сан 6 мең иде", - дип аңлатты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев