Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәни үзәгендә шөгыльләнүче “Орфей” халык хореография студиясе коллективының “Выкрутасы” һәм “Юла” төркеме Мәскәүдә узган бәйгедән җиңү белән кайтты
Шәһәребезнең иң талантлы коллективларыбызның берсе - “Орфей”лылар "Россия Кубогы" балалар һәм олылар иҗаты халыкара фестиваленең финал конкурсында дүрт бию тәкъдим итте.
“Эстрада биюе” номинациясендә “Юла” төркеме I һәм II урынны яулады. Ә “Выкрутасы” I һәм II урынга лаек булды.
Җитәкчеләре ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Васильева, степ буенча хореограф Алексей Калабин.
Чын күңелдән биючеләребезне котлыйбыз. Ә бу якшәмбедә “Орфей” Казанда узачак яңа конкурска барырга әзерләнә. Анда да сынтамассыз дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев