Яшел Үзәндә тулай торак дивары ишелгән
Әлеге хәл җомга көнне Гоголь урамындагы дүрт катлы 45“а” йортында булган.
Яшел Үзәндә дүрт катлы йорт диварының бер өлеше ишелеп төшкән. Бу хакта Яшел Үзән районы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Яшел Үзәндә бу хәл Гоголь урамындагы 45 “а” тулай торагында узган җомгада килеп чыккан. Диварның дүрт ярым квадрат метр мәйдандагы өлеше җимерелгән.
Яшел Үзән районы башкарма комитеты хезмәткәрләре анда яшәүчеләргә Васильево бистәсендәге “Уникс” санаториясендә бүлмәләр тәкъдим иткән. Бүгенге көндә унлап гаилә әлеге уңайдан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Йортта 69 фатир бар, анда 137 кеше теркәлгән. Авария хәлендәге торактан күчерү программасына йорт эләкмәгән. Шулай да гыйнвар аенда махсуслашкан проект оешмасы тулай торакны тикшергән булган. Экспертлар бина конструкциясе авария хәлендә дигән нәтиҗә чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев