26 март 2018 яңалыклары
-
Гаилә бизнесы төрмә белән тәмамланган
Яшел Үзән прокуратурасы интернет челтәре аша зур күләмдә наркотик матдә сатарга җыенган ирле-хатынлы Марий-Элда яшәүчеләрне гаепләп, аларның эшен судка җибәргән.
-
“Халык контроле” сакта
“Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” порталының (uslugi.tatarstan.ru) “Халык контроле” системасында гражданнардан алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә булган закон бозулар буенча сигналлар кабул ителә.
-
Татарстанда буран көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы хакында кисәтә.
-
Илназ Гарипов әтисез балачагы турында сөйләгән
Каршымда – инстаграм. Аннан хәлдән тайган күзләре белән җырчы Илназ Гарипов карап тора. Ник ул арыган соң?
-
Белдерү
2018 елның 30 мартында 10 сәгатьтә "Родина" мәдәният сараеның китапханәсенең уку залында, Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәгенең киңәйтелгән утырышы була. Утырышка шәһәр һәм зона урта мәктәпләреннән милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары һәм мәгариф идарәсе методистлары чакырыла.
-
Кемероводагы янгында һәлак булучылар саны 56га җитте
Һәлак булучыларның күпчелегенең шәхесен ачыклау өчен ДНК экспертизасы таләп ителә.
-
Шигърият бәйрәме дәвамлы булсын
22 нче март көнне Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге “Ана – бөек исем!” дип аталган VIII Халыкара уку бәйгесенең муниципаль тур бәйгесе булып узды.
-
Яшел Үзәндә тулай торак дивары ишелгән
Әлеге хәл җомга көнне Гоголь урамындагы дүрт катлы 45“а” йортында булган.
-
Татарстанда алдагы тәүлектә буран һәм көчле җил көтелә
Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.