Яшел Үзәндә ел саен үткәрелә торган "Автоледи - 2021" машина йөртү осталыгы конкурсы узды
Автомобильләр ярышында 11 гүзәл катнашучы лидер исемен алу өчен конкурс мәйданчыгына җыелды.
Ярыш өч этапта узды: юл йөрү кагыйдәләрен белү (теория), "Классика" - гамәли өлеш, шулай ук "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгына хатын - кыз карашы" социаль реклама.
Конкурс нәтиҗәләре буенча:
- I урынны - Валентина Хаҗиева,
- II урын - Наталья Гафиатуллина,
- III урын - Венера Боровкова.
Муниципаль этап җиңүчесе безнең район данын" Автоледи - 2021" республика конкурсында яклаячак. Уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев