26 июль 2021 яңалыклары
-
Яшел Үзәндә ел саен үткәрелә торган "Автоледи - 2021" машина йөртү осталыгы конкурсы узды
Автомобильләр ярышында 11 гүзәл катнашучы лидер исемен алу өчен конкурс мәйданчыгына җыелды.
-
Татарстанда тәүлек эчендә 51 яңа коронавирус очрагы теркәлгән
Татарстанда узган тәүлектә 51 яңа Covid-19 коронавирус очрагы теркәлгән. Алар арасында - бишесе читтән кергән һәм 46сы контактлы, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.
-
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дума сайлаулары участокларына битлек, перчаткалар һәм антисептик сатып алды
ТР Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларны оештыру өчен шәхси саклану чараларын вакытыннан алда сатып алды. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
-
"Организмда өзеклекләр бар": МакSимның директоры җырчының торышы турында сөйләде
МакSимның директоры Маргарита Соколова җырчының сәламәтлеге начарлануы турындагы мәгълүматны кире какты.
-
Яшел Үзәннең «Яшь гваридячеләр»е активистлары 2000 битлек бүләк итте
Яшел Үзәннең «Яшь гваридячеләр»е активистлары 10000 тирәсе халыкка медицина хезмәте күрсәтүче Карамалы Тау амбулаториясенә хәйрия акциясе оештырып, 2000 битлек һәм «Вы наши герои» логотибы төшерелгән футболкалар бүләк итте.
-
Якташыбыз, тренер-укытучы, спорт туризмы буенча спорт мастеры, "Зеленодольская правда" газетасының бик күп кызыклы материаллары авторы һәм искиткеч кеше Геннадий Анатольевич Иванов вафат булды
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
-
Татар кызлары биюе Сочи тамашачысын таң калдырды
Яшел Үзәннең "Орфей" халык бию коллективының “Выкрутасы” төркеме "Кара диңгез буенда "Халыкара фестиваль-бәйгесендә югары бүләкләргә лаек булды.
-
Яшел үзәнлеләр «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXVI республика фестивалендә катнаша
Сергей Устинов һәм Елизавета Крючкова бөтен Татарстаннан булган егет-кызлар арасыннан катгый сайлап алу турын узып, берничә көнгә медиа дөньясына чумачак. Аларга тәҗрибәле остазлар белән эшләү, кыйммәтле белем үзләштерү һәм бик күп якты тәэсирләр алу бәхете елмая.
-
Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча биш хастаханә җиһазландырыла
Быел республиканың медицина учреждениеләренә барлыгы 170,4 миллион сумга 217 берәмлек яңа җиһазлар сатып алыначак.
-
Казанга «Озын тәнәфес» конкурсы җиңүчеләре кайтты Казанга Кырымнан «Озын тәнәфес» («Большая перемена») конкурсында җиңүчеләр кайтты. Яшь татарстанлыларны ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов каршы алды
Министр сүзләренә караганда, министрлыкның төп бурычы – яшәү урынына карамастан, яшьләр өчен тигез мөмкинлекләр булдыру. «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы – ул һәр укучы үзен яшәү урынына һәм әти-әнинең мөмкинлекләренә карамастан тормышка ашыра ала торган мәйданчык.
-
Традицияләрне саклаучы гаилә дәрәҗәле җиңү яулады
Агымдагы елда инде алтынчы тапкыр уздырылган «Ел гаиләсе» Гомумроссия конкурсына йомгак ясалды.