Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендә янгын вакытында пациентларны коткаруда катнашкан өч егет “Доблесть и отвага” медале белән бүләкләнде

Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин җитәкчелегендә видеоконференц-элемтә режимында Россиянең яшь геройларын бүләкләү тантанасы узды.

Дәүләт бүләге - “Доблесть и отвага” медален 14 нче лицейны тәмамлаган Адель Нуруллин, шулай ук, Волжск студентлары Виген Мирзоян һәм Кирилл Кузнецов алдылар.

Агымдагы елның маенда кич белән, Үзәк район хастаханәсенең кан тамырлары үзәге палаталарының берсендә янгынны күреп, дуслар уйлап тормыйча хастаханәнең медицина персоналына ярдәмгә ташлана, янган бинадан өлкән пациентларга чыгарга ярдәм итәләр. Бинадан барлыгы 83 кеше эвакуацияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев