Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән яшьләре коррупциягә каршы

Коррупциягә каршы көрәш башлыгының яшьләр ярдәмчесе вазифасына игълан ителгән республика конкурсында катнашучы, 1 нче лицей укучысы Кунгурцев Александр, Яшел Үзән механика көллияте студентлары арасында "Антикоррупцион биатлон" үткәрде.

Уен барышында балалар хокукый аспектларны ачыкларга һәм коррупциягә каршы сәясәт өлкәсендә үз белемнәрен тикшерергә тырышты. Яшел Үзән муниципаль районы шәһәр советы депутаты Альбина Динмөхәммәтова чараның почетлы кунагы булды.

Әлеге чара "Ни дать – ни взять” Яшьләр эшләре буенча министрлык белән берлектә, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән Республика коррупциягә каршы көрәш программасы кысаларында оештырылды.

1нче лицей администрациясе, көллиятнең директоры Виктор Мухановка һәм директор урынбасары Наталья Милицынага әлеге чараны үткәрүдә ярдәм иткән өчен зур рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев