28 март 2021 яңалыклары
-
273 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 28ендә матди зыян китерелгән. 1сендә кеше имгәнгән
7 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 1 автомобильче штрафын түләмәгән.
-
Яшел Үзән яшьләре коррупциягә каршы
Коррупциягә каршы көрәш башлыгының яшьләр ярдәмчесе вазифасына игълан ителгән республика конкурсында катнашучы, 1 нче лицей укучысы Кунгурцев Александр, Яшел Үзән механика көллияте студентлары арасында "Антикоррупцион биатлон" үткәрде.
-
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станция се хезмәткәрләре 1096 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 658е – шәһәрдән, 364е – районнан. 367 кешене госпитализацияләгәннәр: 279ы – шәһәрдән, 88е – районнан. Медиклар Гагарин урамында ире кыйнаган 42 яшьлек хатын-кызга ярдәм күрсәткән.
-
ТРда төлке урынына хатын-кызны үтергән җирлек башлыгы эше татулашу белән тәмамланды
Кайбыч районы суды, ялгышлык белән хатын-кызны төлке дип атып үтергән авыл җирлеге башлыгы эшенә нокта куйды. Эш якларның татулашуына бәйле рәвештә туктатылды.
-
1 апрельдән балаларны I сыйныфка яңа кагыйдәләр буенча кабул итү башлана
Быел I сыйныфка балаларны кабул итү яңа кагыйдәләр, Мәгариф һәм фән министрлыгының "башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслау турында"гы 2458 номерлы боерыгы нигезендә узачак.
-
Роскомнадзор социаль челтәрләрдә теркәлгәндә паспорт номерын сорарга тәкъдим итте
Ведомство кулланучыларның шәхси мәгълүматларын эшкәртүне җайга салу үзгәрешләре турында фикер алыша.
-
Яшел Үзән укучылары "КЭС-БАСКЕТ" Бөтенроссия баскетбол лигасы чемпионатының зона этабында призлы урыннарны алдылар
Ярышлар Татарстанның Апас районында узды. Анда республиканың 8 районыннан 16 команда көч сынашты.