Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәрендәге 5нче гимназиянең 4А сыйныф укучылары "Кот и Пес" хайваннар приютында булып кайттылар

Әлбәттә инде кунакка буш кул белән йөрмиләр. Балалар да волонтерлар агымына кушылып, һәммәсе этләр һәм мәчеләргә күчтәнәчкә күп итеп тәмнүшкәләр алып бардылар.

Дүрт аяклы дуслар яшь ярдәмчеләрне бик шатланып каршылады. Үзләре белән рәхәтләнеп уйнарга, сыйпарга мөмкинлек биреп, ягымлы булдылар. Балаларны ялап, тирәләрендә уйнаклап этләрчә рәхмәтләрен белдерделәр.

Ә укучыларның, мондый очрашудан, эмоцияләре чиктән ашкан иде! Хис-тойгыларын, күргәннәрдән кичерешләрен сөйләп бетерергә балалар сүзләр табып бетерә алмады. Күзләре яна, битләре алсуланган, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә һәм тулыландыра-тулыландыра уй-фикерләре, планнары белән уртаклаштылар: "Һичшиксез, без бирегә әле күп тапкырлар киләчәкбез!" - ди алар.

Шундый мәрхәмәт акциясен оештырган сыйныф җитәкчеләре Фәридә Галиуллинага, үз транспортларында алып барган әти-әниләргә барысы да рәхмәтле калды, бигрәк тә "Кот и Пес"та яшәүче дүрт аяклы дусларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев