20 декабрь 2020 яңалыклары
-
Яшел Үзән шәһәрендәге 5нче гимназиянең 4А сыйныф укучылары "Кот и Пес" хайваннар приютында булып кайттылар
Әлбәттә инде кунакка буш кул белән йөрмиләр. Балалар да волонтерлар агымына кушылып, һәммәсе этләр һәм мәчеләргә күчтәнәчкә күп итеп тәмнүшкәләр алып бардылар.
-
Дума депутатының бүләге – подписка
Газетабызга подписка чорында ярдәм кулы сузган иганәчеләр арасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та бар.
-
7- 13 декабрьдә янгын сүндерүчеләр 15 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 3се ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.
-
ТР прокуратурасы үсмерне трассада автобустан төшереп калдырулары турындагы мәгълүматны тикшерәчәк
Автобус йөртүчесе яшүсмерне трассада Алабугага таба борылыш янында 100 сум акча биреп, төшереп калдырган. ТР прокуратурасы үсмерне трассада автобустан төшереп калдырулары турындагы мәгълүматны тикшерәчәк. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
-
Россия Фәннәр академиясе "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгы турында белдерде
Яңа коронавирус инфекциясенә каршы беренче препаратның эш сәләте сынаулар белән исбатланган. Клиник сынауларны бәяләү буенча бәйсез комитет "Спутник V" коронавируска каршы вакцинаның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын раслады. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, Н. А. Семашко исемендәге Җәмәгать сәламәтлеге милли фәнни-тикшеренү институтының фәнни җитәкчесе Рамил Хабриев сәламәтлек саклау оештыручыларының фәнни-методик форумында сөйләде, дип тапшыра РИА Новости.
-
Коррупциягә каршы көрәштә берләшик
Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.
-
Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр яңа елда 7,4%ка артырга мөмкин
2021 елның беренче алты аенда ЖКУ бәясе үзгәрмәячәк. 2021 елның июленнән коммуналь хезмәтләргә бәяләр Татарстанның эре муниципалитетларында - 7,4%ка, авыл җирлекләрендә - 4,4%ка артырга мөмкин. Тиешле указга 14 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
-
ТИРӘН КАЙГЫ
Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрының данлыклы шәхесе,Татарстанның халык артисты Илүсә Әхмәт кызы Бәдриева вафат.
-
Нинди ризык әзерләргә?
Күп кенә хуҗабикәләр ел символына охшарга тырышып, яңа ел табына нәрсә әзерләргә дип, алдан ук баш вата. Инде билгеле булганча, быел күсе елына алмашка Ак Металлик үгез киләчәк.
-
«Үзем тапканнан да якын ул миңа!»
Апуш – Тукай балачагы заманаларында артык авыз, артык кашыктан котылу бик гади булган, бернинди документ та, бернәрсә кирәкмәгән. Урам яки базарга чыгып: “Асрамага бала бирәм, кем ала?”- дип кычкыру да җиткән.