Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында полиция хезмәткәрләре 2 километрдан артык озынлыктагы балык тоту ятьмәсен алган

«Уылдык чәчү» операциясе кысаларында оператив-эзләү чаралары вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге хезмәткәрләре «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгында браконьерлар тарафыннан законга каршы эшчәнлектә кулланыла торган агач корылма ачыклаган, аннан гомуми озынлыгы 2036 метр булган 43 балык тоту ятьмәсе алынган.

Моннан тыш, Буа районының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлекчәләре хезмәткәрләре Зөя елгасында ятьмә белән законсыз рәвештә балык тотучы ир-атны тоткарлаган.

Татарстан Республикасының тикшерү органнары РФ ҖК 256нчы маддәсенең 1нче өлешендә каралган (су биологик ресурсларын законсыз тоту) билгеләр буенча җинаять эше кузгатты. Әлеге маддәнең санкцияләрендә каралган максималь җәза - ике елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев