Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында коткаручылар адашкан гөмбәчене таба

Ул 27 сентябрьдә, 17:05 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрнең номерына ярдәм сорап шалтырата. Аның сүзләренә караганда, ул Яшел Үзән районының Ореховка янындагы урманга кергән, ә аннан соң адашкан, дип хәбәр иттеләр ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Урынга янгын сүндерүчеләр, урманчылар, иҗтимагый төбәк коткару берләшмәсе волонтерлары, ГТХМ коткаручылары, шулай ук «ЛизаАлерт» иреклеләре чыга. Эзләү эшләренә барлыгы 17 кеше, 6 берәмлек техника һәм 5 эт җәлеп ителә.

Көйле һәм җентекләп планлаштырылган эзләнүләр нәтиҗәсендә хатын-кызның урнашу урыны ачыклана. Аны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан ПСО коткаручылары-кинологлары 00:38 сәгатьтә 28 сентябрьдә таба. Ул Яшел Үзән районы Үрнәк авылыннан 1,5 км көньякта урнашкан урман посадкасында була.

Хатын-кызны урманнан квадроциклда эвакуациялиләр, автомобильдә җылыталар һәм өенә алып кайтып куялар. Хатын-кыз медицина ярдәменнән баш тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев