Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында бу атнада кар һәм -9 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Бу хакта синоптиклар хәбәр итә.

Бүген, 9 ноябрьдә, республикада яңгырлар көтелә, кич белән юеш кар явуы ихтимал. Төнлә 15-18 м/ска кадәр көчле җил исәчәк. Температура төнлә +1 - +6°, көндез +3 - +8° тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе, 10 ноябрьдә төнлә, синоптиклар юеш кар һәм кар фаразлый. Көндез явым-төшем көтелми. Суытачак. Төнлә -1 - -6°, көндез 0 -4°да югарырак булмас.

11 ноябрьдә төнлә һәм иртән республикада аз болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Көндез республиканың көнбатыш районнарында юеш кар явачак. Көндезге температура +1 -4 градус тәшкил итәчәк.

12-13 ноябрьдә Татарстанда явым-төшем көтелә, нигездә, кар. Температура төнлә 0° -5 ° тәшкил итәчәк, көндез +1°-2 ° кадәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев