Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яхшы көтүче – алтын бәясе

Берничә авылда, көтү чыгуга карамастан, терлекләрнең урамда үз ирекләрендә йөрүләреннән зарланып язучылар бар.

Кайсыбер җирлекләрдә көтүче таба алмый интегәләр, ә болары була торып(!) хайваннарын көтүгә кумыйлар. Ни сәбәпле икән? Әллә ышанып бетермиләрме? Әллә, урам буйлап кеше капка төпләрен пычратып, утырткан чәчәкләрен ашап йөрсәләр, әйбәтрәк, дип уйлыйлармы?

Көтүче хәзер дефицит һәм аны яллау да арзан, дип әйтмәс идем. Бер баш эре терлек өчен иң кимендә 1000 сум чыгарып түлисе. Әмма, үз эшенә җаваплы караган һәм күңел биреп башкарган көтүчегә жәл түгел. Андыйлар – алтын бәясе. Хәзер уйлап карасаң, элек тә очсыз булмаган көтүче яллау.
Безнең авылда бик озак еллар әтиле-уллы Урмай мишәрләре көтте көтүне. Исемнәре дә истә калган: Гаделҗан белән Шәрифҗан абыйлар. Алар инде һәр йортның үз гаилә әгъзалары кебек иде. 

 Язманың кызыклы дәвамын газетабыздан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев