24 июнь 2020 яңалыклары
-
Казанга килгән пассажирлар арасында РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, шулай ук, бөек шагыйрьнең нәсел варислары бар иде
Бүген Казанның Халыкара аэропортында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил хөрмәтенә аталган «Аэрофлот» авиакомпаниясенең Airbus А320не тантаналы рәвештә каршы алдылар. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә “Татар-информ” хәбәрчесе.
-
Яшел Үзән коткаручыларына автомобиль ачкычлары тапшырылды
Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре бу көннәрдә шатлыклы һәм күңелле вакыйгада катнашу бәхетенә иреште.
-
Сигез җәяүле зыян күргән
Агымдагы елның 5 аенда безнең районда җәяүлеләр катнашында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 8 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.
-
ТР Үзәк сайлау комиссиясе урамда тавыш бирү участокларының һәм мәйданчыкларының эш режимын аңлатты
Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак.
-
Татарстанда РФ Конституциясе буенча тавыш бирүгә участоклар әзерләүне төгәлләделәр
Илнең Төп законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү 25 июньдә башланачак.
-
РФ Конституциясе буенча тавыш бирү участоклары көн саен дезинфекцияләнәчәк
Татарстанда илнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр барачак.
-
– Бюджет оешмасында эшлим, эш бирүче эпидемия аркасында эшне туктатып торды һәм безне карантинга җибәрде, ягъни өйдә изоляцияләнергә. Хезмәт хакы безгә ничек түләнергә тиеш?
– Сезнең сораудан күренгәнчә, эш бирүче «туктап тору» (простой) игълан иткән.
-
Рөстәм Миңнеханов: Россиядә коточкыч сугыш кагылып узмаган бер генә гаилә дә юк
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Ирек мәйданында хәрби парадта ясаган чыгышында шулай дип белдерде.
-
Вандаллардан зыян күргән Күгәй авылындагы СССР Герое бюсты яңадан бронзадан коелачак
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев вәзгыятьне шәхси контрольгә алды.
-
Татарстанда трассада җиде кабанны таптаганнар
Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында “Мәскәү-Уфа” трассасында Оpel машинасы җиде кабанны: 3 ана һәм 4 дуңгыз баласын бәрдергән.
-
Бер тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 39 яңа очрагы расланды
Россиядә йоктыручылар саны 600 мең кешедән артып китте. Казанда - 26 кеше, безнең Яшел Үзәндә - 3. Кукмара һәм Питрәч районнарында икешәр.
-
“Яшел Үзән” газетасының тугры укучысы, Идел аръягының моңлы-җырчы сандугачы, Норлаттан Лилия Сибгатуллина бик оста бакчачы да
“Яшел Үзән” газетасы уздырган “Иң матур ишегалды” ???бәйгеләрендә дә катнашып, җиңү яулап килә ул. Лилия апрель аенда ук үзе үстергән кыярлардан авыз итте, помидорлары да шәп күренә. Яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерергә яратучы бакчачыдан берничә киңәш:
-
Киләчәк булсын өчен: эксперт РФ Конституциясенә мәдәни мирас турында төзәтмәләр турында
Дәүләт ярдәменә һәм мәдәниятне саклауга тулысынча исәп тотарга Россиянең Төп законына кертелә торган үзгәреш мөмкинлек бирәчәк.
-
Михаил Афанасьев - "Безнең ишегалды" программасы барышы турында: "Графиктан калышу юк"
Яшел Үзәндә һәм ике эре бистә - Васильево һәм Осиновода - 2020 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның "Безнең ишегалды" программасы буенча, 83 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның массакүләм мәгълүмат чараларында бастыру өчен мөрәҗәгате
Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүе – тарихи вакыйга