Яңа елда хыяллар чынга аша
Яңа елдан балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә могҗиза көтә. Могҗиза дигәнбез шул инде – бу зәхмәт авыру җир йөзеннән юкка чыксын һәм элеккечә яшисе иде.
Ә балалар Кыш бабайга ышана, бүләк өмет итә. Шушы хыялларын тормышка ашыра алмаучылар өчен игелекле, киң күңелле абый-апалары ярдәмгә килә.
Горький исемендәге мәдәни үзәктә дүртенче чакырылыш Яшел Үзән ра йоны Советының өченче сессиясе узды. Аны район җитәкчесе Михаил Афанасьев алып барды, көн тәртибе буенча 17 мәсьәлә каралды. Аларның төп өлеше – муниципаль районның 2021 елга һәм 2022-2023 елларга бюджеты. Барлык мәсьәләләр буенча депутатлар карарлар кабул итте.
Яшел Үзән районы «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкә тенә ярдәм итү һәм үстерү буенча муниципаль берәмлекләрнең республика смотр-конкурсында җиңүчеләрнең берсе. Дипломны район башлыгы Михаил Афанасьевка Яшел Үзәндәге хәрәкәт штабы җитәкчесе
Владимир Братухин тапшырды. Шулай ук, «ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесенең кулланылуын раслаучы сертификат «Васильево икмәк заводы» акционерлык җәмгыятенә бирелде.
Ахырдан исә депутатларга, җитәкче ләргә мөрәҗәгать белән район башлы гының иҗтимагый ярдәмчесе Алеся Лежнина чыгыш ясады.
– Яңа елдан балалар могҗиза көтә, Кыш бабайга хат яза. Әмма барысының да хыяллары тормышка ашмаска мөмкин. Без андыйларга ярдәм итү йөзеннән, ел саен бәйрәм алдыннан шушы залда «Теләкләр чыршысы»н урнаштырабыз. Биредә «Гнездышко» балалар приютында һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 130 малай-кызның теләге язылган. Сезнең булышлык белән балаларыбыз бәйрәм бүләген алу бәхетенә ирешер дип өметләнәбез, алдан ук рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде ул.
Иң беренчеләрдән булып игелекле акциягә шәһәр мэры Михаил Афанасьев кушылды. «Минем өч балам бар, шуңа да өч теләкне алырга булдым», – диде ул башкаларга үрнәк күрсәтеп. Район җитәкчесенә авыл җирлеге башлык лары да кушылды. Түбән Урысбага башлыгы Хәйдәр Сибгатуллинга Анна исемле кызның йөри торган курчак, йә булмаса коляска сораган теләге туры килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев