Хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәреләчәк
Яшәеш

Хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәреләчәк

Җомга көнне, 23 октябрьдә, 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр республикада яшәүчеләр өчен «кайнар линия» оештырылачак. Ул Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз-депутатлар берләшмәсе белән берлектә оештырыла.

Гражданнар хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын яклау мәсьәләләре, хәрби хезмәткә чакыру тәртибе, социаль һәм хокукый ярдәм, түләүләр һәм льготалар, медицина ярдәме белән тәэмин итү һәм реабилитация мәсьәләләре, хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклауга бәйле башка темалар буенча сораулар булганда шалтыра ала.

«Кайнар линия» телефоннары:

8(843)236-00-71 — шалтыратулар өчен,

8(965)593-86-64 — MAX мессенджерына хәбәрләр өчен.

Консультация вакыты — 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр.

Гражданнарга консультация бирәчәкләр:

  • Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле белгечләр,
  • «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз-депутатлар берләшмәсе вәкилләре,
  • Татарстан прокуратурасы,
  • Сәламәтлек саклау министрлыгы,
  • Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,
  • Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсе,
  • Хәрби комиссариат,
  • Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы,
  • «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы,
  • ДОСААФ һәм Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев