Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Характерыгыз нинди? (тест)

Түбәндә бирелгән тестны үтеп, әлеге сорауга җавап табыгыз.

Дуслыкны хөрмәт итәсеңме? – («Әйе» – 1, «юк» – 0);
Сине яңарышлар кызыксындырамы? – («Әйе» – 0, «юк» – 1);
Яңасы урынына иске киемеңә өстенлек бирәсеңме? – («Әйе» – 1, «юк» – 0);
Сәбәп булмаса да, канәгать булып кыланасыңмы? – («Әйе» – 0, «юк» – 1);
Балачагыңда сайлаячак һөнәреңне өч тапкырдан да артык үзгәрттеңме? – («Әйе» – 0, «юк» – 1);
Катлаулы мәсьәлә чишәргә туры килгәндә үзеңә ышанычны югалтасыңмы? – («Әйе» – 0, «юк» – 1);
Нәрсә дә булса коллекциялисеңме? – («Әйе» – 1, «юк» – 0);
Соңгы мизгелдә планнарыңны еш үзгәртәсеңме? – («Әйе» – 0, «юк» – 1).

Нәтиҗәләр:

6дан күбрәк очко: син тотрыклы, сабыр кеше. Тирә-ягыңдагыларга мәшәкатьне бик сирәк тудырасың;
3тән 6га кадәр очко: синең кәефең һәм характерың үзгәрүчән. Тик онытма: даимилек һәм үҗәтлек күрсәтеп, син тормышта уңышка ирешәчәксең;
3тән дә кимрәк: нигә дип син үз көчеңдә икеләнәсең? Якыннарыңа күбрәк ышанырга һәм терәк булырлык дуслар табарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев