Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

VII ачык Евразия сугышчан сәнгать уеннарында Яшел Үзән шәһәре спортчылары уңышка иреште

15-19 май көннәрендә Уфада VII ачык Евразия сугышчан сәнгать уеннары узды.

Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Таҗикстан, Кыргыстан, Казахстан, Мисырдан барлыгы 5 меңгә якын спортчы катнашты.

Быел Уеннар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иде.

Уеннар кысаларында хәрби сәнгатьнең 30 төре, спорт көрәшләренең, милли спорт төрләре һәм адаптацион юнәлешләр буенча төрле дәрәҗәдәге чаралар узды.

Татарстан Республикасы составында VII Евразия сугышчан сәнгатьләр уеннарында ушу спорты төре буенча Яшел Үзән шәһәре спортчылары 15нче мәктәп укучысы Роман Волчков, 18нче мәктәп укучысы Артём Пугасов, 9нчы лицей укучылары Анна Савина һәм Ярослава Чулкова катнашты.

Алар медаль зачетына да үз өлешләрен кертте, икенче гомумкоманда урынын яуларга мөмкинлек бирде. Спортчыларны һәм аларны әзерләүче ЗМС һәм МСМК тренерларын Ильяс Хөснетдиновны һәм Диёрбек Дуйшабоевны котлыйбыз.

Фото: Волчков В.А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев