Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ураза гаетенә каршы төндә авыл мәчете янып беткән

Башкортстанның Бүздәк районында Иске Богады авылында 10 апрель төнендә мәчет янган.

Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бер катлы мәчеттә янгынны сүндерү өчен 10 кеше, 7 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгынны оператив рәвештә сүндергәннәр. Һәлак булучы һәм зыян күрүче кешеләр юк. Урында экспертлар эшли. Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Башкортстан Диния нәзарәте җитәкчесе Айнур Биргалин, мәчет яңартылачак, дип ышандырган.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru
Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев