Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТРда төлке урынына хатын-кызны үтергән җирлек башлыгы эше татулашу белән тәмамланды

Кайбыч районы суды, ялгышлык белән хатын-кызны төлке дип атып үтергән авыл җирлеге башлыгы эшенә нокта куйды. Эш якларның татулашуына бәйле рәвештә туктатылды.

Узган елның декабрь башында җирлек башлыгы авыл халкы соравы буенча, хуҗалыктан тавыклар урлаган төлкегә тозак корган иде. Ау вакытында Фидаил Нигъмәтҗанов, маңгаена беркетелгән фонарьны җанварның күзе белән бутап, төлкедән зыян күргән йорт хуҗабикәсен очраклы рәвештә атып үтерә.

Ир-атка "Саксызлык аркасында җан кою" маддәсе буенча гаепләделәр. Моннан тыш, аның мылтыгын конфискациялиләр һәм торак пунктта атышкан өчен 40 мең сум штраф язалар. Һәлак булучының туганнары гаепләнүче өчен иң кырыс җәза таләп итә, әмма узган утырышта кинәт үз фикерләрен үзгәртә һәм татулашырга тәкъдим итәләр.

Билгеле булганча, Фидаил Нигъмәтҗанов һәлак булучының гаиләсенә мораль компенсация буларак кимендә миллион сум түләргә вәгъдә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев