Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Президенты авыл хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшырды

Автомобильләрне федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар хисабына сатып алганнар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшырды.

Район хастаханәләренә барлыгы 88 машина - 53 «Лада Гранта» һәм 35 «УАЗ» внедорожнигы җибәреләчәк. Алар барысы да "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты буенча бүлеп бирелгән.

Тантаналы чара бүген республиканың ЮХИДИ идарәсе мәйданчыгында узды. Кереш сүзендә Рөстәм Миңнеханов хәзер коронавируска каршы көрәш шартларында эшләргә туры килгән барлык медикларга рәхмәт белдерде.

"2020 ел безгә сәламәтлек саклау системасының моңа ни дәрәҗәдә әзер булуын күрсәтте. Сез коронавирус инфекциясенә лаеклы каршы тора алдыгыз. Болар барысы да сез медицина ярдәмен лаеклы күрсәтә алганга күрә», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Барлык автомобильләрне федераль бюджеттан сатып алганнар. Һәр хастаханәгә икешәр машина бирелгән.

Республика Президенты автопаркны тулыландыру табибларга пациентларга вакытында ярдәм итәчәгенә ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев