Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Хезмәт министрлыгы: Электрон хезмәт кенәгәсен Татарстанлыларның 20%ы сайлады

Республика халкының электрон хезмәт кенәгәсе белән кәгазь чыганак арасында сайлау өчен бер айдан да кимрәк вакыты калды.

Агымдагы ел ахырына кадәр Татарстан халкы электрон һәм кәгазь хезмәт кенәгәсен сайларга тиеш. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Без барыбыз да, эшчеләр буларак, быел сайлау ясарга, хезмәт кенәгәсен ничек алып барыру буенча сайлап билгеләргә тиешбез: кәгазьдәме яки электрон рәвештәме. Бу сайлауны без 31 декабрьгә кадәр, язма рәвештә, эш бирүчегә кадрлар хезмәте һәм персонал белән эшләү аша ихтыяр көчебезне белдереп эшләргә тиеш. Әгәр гражданин электрон рәвештә хезмәт кенәгәсен алып баруны сайлый икән, аның кулына кәгазь дәфтәре кайта. Алга таба аның хезмәт эшчәнлеге турындагы барлык мәгълүматлар электрон форматта алып барыла. Хезмәт кенәгәсендә хезмәткәр тарафыннан шундый сайлау ясалуы турында язма ясала. Әгәр граждан кәгазь чыганак файдасына сайлау ясаса, эш бирүче хезмәт кенәгәсен ике форматта - электрон чыганакта да, кәгазьдә дә алып барырга тиеш ", - дип хәбәр итте ул.

Зарипова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә хезмәткәрләрнең 20% ы электрон хезмәт китабы файдасына сайлау ясаган. Әгәр хезмәткәр үз сайлавын ясамаса, ул вакытта хезмәт кенәгәсе кәгазьдә дә, электрон форматта да алып барылачак. 2021 елдан эшкә керешкән кешеләрнең хезмәт стажы турындагы мәгълүматлар электрон рәвештә алып барылачак.

"Әгәр дә сез электрон мәгълүматларны сайласагыз, кәгазь форматын кулыгызга бирәләр, аны, һичшиксез, сакларга кирәк, чөнки бу сезнең узган хезмәт эшчәнлегегез турында бердәнбер мәгълүматлар чыганагы. Пенсия яшенә җиткәч, бу мәгълүматлар сезнең кулда булган документтан алыначак һәм Пенсия фонды мәгълүматлары белән чагыштырылачак", - дип йомгаклады спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев