Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР халкын мошенниклар корбаны булмас өчен финанс белемен үстерергә өндиләр

Финанс грамоталылыгын үстерү - алдакчыларга эләкмәс һәм пирамидаларда үз акчаларын югалтмас өчен иң ышанычлы ысул. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Милли банк-бүлеге идарәчесе урынбасары Нурания Хәйруллина сөйләде.

Спикер билгеләп үткәнчә, гражданнарны финанс яктан агарту өчен Россия Банкы махсус ресурс - fincult.info булдырды. Сайтта финанс пирамидасын ничек танырга һәм әгәр сез мошенникларның корбаны булсагыз, нишләргә кирәген белергә мөмкин.



"Законсыз финанс эшчәнлеген чикләү өчен Россия Банкы мондый компанияләр сайтларын ябуны башлап җибәрә, хокук саклау органнары, шулай ук чит ил регуляторлары белән хезмәттәшлек итә. Әмма мошенникларга каршы торуның төп факторы - шулай да гражданнарның үзләренең аңлы булуы һәм финанс белеме», - дип билгеләп үтте Хәйруллина.



Спикер мәктәп укучыларының һәм студентларның финанс белемен күтәрү өчен "Онлайн-дәрес" проекты гамәлгә ашырыла, дип сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев