Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә Татарстанда 183 коронавирус очрагы ачыкланган

Соңгы тәүлектә Татарстанда 183 кеше коронавирус белән авырган. Республиканың ике кешесе, Татарстаннан читтә булганда йоктырган, калганнары контактлы.

"59 кеше хастаханәгә салынган, 124 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.



Казанда 83 кеше авырый, Чаллыда — 27, Түбән Кама һәм Спас районнарында - сигезәр кеше. Җиде очрак Әлмәттә, алтышар — Алексеевск һәм Яңа Чишмә, бишәр — Алабуга, дүртәү — Яшел Үзән, өчәр — Аксубай, Норлат һәм Питрәч районнарында ачыкланган.

Актаныш, Бөгелмә, Лаеш, Саба һәм Чирмешән районнарында 2шәр зарарланган кеше теркәлгән. Әлки, Апас, Арча, Буа, Биектау, Зәй, Минзәлә, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чистай муниципалитетларында берәр очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән барлыгы 30,4 меңнән артык татарстанлы авырды, аларның 25 меңе терелде.

Исегезгә төшерәбез, иртәгәдән Covid-19ның Татарстанда һәм бөтен илдә таралуына юл куймас өчен, эшләми торган көннәр режимы башлана. Тиешле указга РФ Президенты Владимир Путин 20 октябрьдә кул куйган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев