Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә Covid-19 авыруы 189 татарстанлыда расланган

Татарстанда тагын 189 коронавирус очрагы ачыкланган.

Өч кеше республикадан читтә йоктырган, калганнарын элемтә юлы белән авырган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

 

"72 кеше хастаханәгә салынган, 117 кеше өйдә дәвалана», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.



189 очракның 60ы — Казанга, 27се — Яр Чаллыга, 10сы-Түбән Кама районына туры килә. Алар артыннан Чистай һәм Яшел Үзән районнары килә, анда сигезәр пациент, Яңа Чишмәдә — алты, шулай ук Бөгелмә, Кама Тамагы, Нурлат, Спас, Тукайда - бишәр, Биектау, Алабуга, Лениногорск, Питрәч, Сабада — дүртәр пациент ачыкланган. Чүпрәле һәм Чирмешән районнарында өч яңа очрак расланган, икесе — Арча, Зәй, Кайбыч, Менделеевск, Мөслим һәм Ютазы районнарында. Тагын җиде районда берәр очрак ачыкланган.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле Татарстанда 40 418 вирус йоктырылган. 22 771 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә 266 кеше.

Беренче вакцинацияне 2 218 765 кеше үткән, шул исәптән 1 856 987 кеше икенче прививка алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев