Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда тагын 252 Covid-19 очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 252 коронавирус очрагы расланган. Алты кеше республикадан читтә йоктырган, 246сы — элемтә юлы белән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

"46 кеше хастаханәгә салынган, 206сы өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.



252 очракның 167се Казанда, аның артыннан Чаллы (16), Чистай (10), шулай ук Бөгелмә һәм Түбән Кама районнары — җидешәр. Аннары рейтингта Әлмәт, Биектау һәм Тәтеш районнары урнашкан, анда бишәр зарарланучы, Яшел Үзән — дүрт, Зәй, Лаеш, Тукай районнары — өчәр. Әгерҗе, Буа, Питрәч һәм Саба районнарында — икешәр, Апас, Балтач, Алабуга, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Норлат, Саба һәм Чирмешән районнарында берәр очрак расланган.

Covid-19 пандемиясе вакытында Татарстанда 32 656 кеше чир йоктырган, шуларның 26 076сы, ә соңгы тәүлектә 128 татарстанлы сәламәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев