Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр яңа елда 7,4%ка артырга мөмкин

2021 елның беренче алты аенда ЖКУ бәясе үзгәрмәячәк. 2021 елның июленнән коммуналь хезмәтләргә бәяләр Татарстанның эре муниципалитетларында - 7,4%ка, авыл җирлекләрендә - 4,4%ка артырга мөмкин. Тиешле указга 14 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Документта торак-коммуналь хезмәтләренә 2021 елның беренче алты аенда бәяләр үзгәрмәячәк, әмма 1 июльдән арту мөмкин, дип хәбәр ителә.

 

 

Казан, Яр Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Иннополис, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Норлат, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Җәлил, Болгар, Тәтеш, Чистай шәһәрләрендә бәяләр 7,4% ка артырга мөмкин. Әмма авыл җирлекләренең күпчелек өлешендә тарифларның артуы 4,4%тан артмаячак.

 

 

"Әлеге указ рәсми басылып чыккан көннән соң ун көн узгач үз көченә керә", - диелә документ текстында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев