Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда электрон Мактау тактасында кемнәрнең исеме урын алачак һәм ни өчен бу гадәти яңалык кына түгел?

Без күнеккән Мактау такталары яңа форматка күчә. Татарстан Рәисе Указы нигезендә республикада электрон Мактау тактасы булдырыла.

Анда ел саен үзенең намуслы хезмәте, һөнәри осталыгы һәм республика үсешенә керткән өлеше белән аерылып торган кешеләр турында мәгълүмат урнаштырылачак.

Аңа эләгү җиңел түгел, мондый бәхет бары тик лаеклылар өчен генә. Кандидатның кимендә өч ел хезмәт стажы булырга, дисциплинар җәзалары булмаска тиеш. Иң мөһиме – хезмәт нәтиҗәләре. Яңа технологияләр кертү, рационализаторлык тәкъдимнәре, остазлык эше, һөнәри бәйгеләрдә җиңүләр, җәмәгать эшчәнлеге яки дәүләт бүләкләре – боларның барысы да исәпкә алыначак.

Максим Топилин, РФ Дәүләт Думасы депутаты: «Татарстан һәрвакыт Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе булды, шуңа күрә күп кенә сынау проектлары һәм яңалыклар беренче чиратта сезнең республикада эшли башлады. Бу тәҗрибә дә уңай булыр һәм башка төбәкләр аны актив кулланырлар дип өметләнәбез».

Яңа тәртип буенча эшне башлап җибәргән беренче предприятие – Хезмәт батырлыгы исеменә лаек булган шәһәребезне барлыкка китерүдә төп роль уйнаган зур оешмаларның берсе – А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы.

– Бу гадәти Мактау тактасын электрон форматка күчерү генә түгел, – ди заводның кадрлар сәясәте буенча директор урынбасары Рамил Садыйков. – Бу – җәмгыять тарафыннан хезмәт кешесенә хөрмәт белдерүнең яңа дәрәҗәсе. Безнең өчен җитештерүне камилләштерүче, яңалык тәкъдим итүче, яшьләргә тәҗрибә өйрәтүче кешеләр аеруча кадерле һәм бу шундый кадрларны киң җәмәгатьчелектә тануның яңа системасы. Нәкъ менә андый белгечләр бүген заводны да, республиканы да алга этәрә, заманча судно төзелешенең киләчәген билгели.

Беренче кандидатлар арасында 25нче – стапельдә төзеп бетерү цехы җитәкчесе Сергей Макаров та бар. Ул заводка 1984 елда, армиядән соң гади эшче булып килә. Дүрт дистә ел эчендә һөнәри үсешнең барлык баскычларын уза – мастер, өлкән мастер, цех җитәкчесе урынбасары була һәм бүген инде төп цехларның берсен җитәкли.

Аның җитәкчелегендә атаклы «Метеор»лар, тизйөрешле пассажир суднолары, Хәрби-Диңгез Флоты өчен, гражданлык һәм хәрби билгеләнештәге кораблар төзелә. Әмма Сергей Александрович югары вазифаларны һәм уңышлы проектларны үзенең иң зур казанышы итеп санамый, аның өчен башка кыйммәтләр кадерлерәк.

– Завод минем өчен күптән инде икенче йортыма әйләнде. Гомеремнең зур өлеше шушы коллектив белән бәйле. Иң зур горурлыгым – үзем өйрәтеп үстергән егетләрнең бүген заводның төрле бүлекләрен җитәкләве, – ди ул.

Электрон Мактау тактасына тәкъдим ителгәннәр арасында әйдәп баручы инженер-технолог Регина Гыйрфанова да бар. Ул заводта егерме елга якын хезмәт куя һәм гаилә традициясен дәвам итә – аның әти-әнисе, әби-бабалары да гомерләрен шушы предприятиегә багышлаган, күп кенә туганнары да биредә эшли.

Нәкъ менә технологлар заманча корабларның ышанычлы булуы гына түгел, ә матурлыклары һәм камиллекләре өчен дә җавап бирә – тышкы һәм эчке бизәлеше, буяу, изоляцияләү технологияләрен эшли.

– Минем өчен бу көтелмәгән хәбәр булды. Заводта меңләгән лаеклы кеше эшли. Шуңа күрә мондый ышаныч – зур бәя. Электрон Мактау тактасында киләчәктә башка хезмәттәшләребезнең дә исемнәрен күрергә насыйп булсын иде, – ди ул.

Бәлки, әлеге яңалыкның төп мәгънәсе дә шундадыр. Ул гади хакыйкатьне искәртә: корабларны металл түгел, ә кешеләр төзи һәм һәр зур казаныш артында үз эшенә гашыйк, хезмәтен намус белән башкаручы кеше тора. Электрон Мактау тактасы исә, нәкъ менә шул кешеләрне завод территориясендә генә түгел, республика күләмендә танытуның, рәхмәт әйтүнең заманча ысулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев