Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда Covid-19 белән зарарланучылар саны 23 меңгә җиткән

Соңгы тәүлектә Татарстанда 43 коронавирус очрагы теркәлгән. Өч кеше республикадан читтә йоктырган, калганнарын контактлы, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.

«12 кеше хастаханәгә салынды, 31 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр ведомствода.

Иң күп чир йоктыручылар Казанда — 20 очрак, икенче урында — Чаллы – анда 6 кеше. Биектау, Зәй, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында инфекцияле икешәр кеше ачыкланган, тагын тугыз муниципалитетта берәр очрак ачыкланган.

Гомумән алганда, коронавирус пандемиясе вакытында коронавирус 23 мең татарстанлыда ачыкланган. Аларның 20 570се савыккан, шул исәптән 115е — узган тәүлектә.

Вакцинацияне республиканың 667 978 кешесе узды (тәүлек эчендә — 13 294). Икенче прививканы 438 114 кеше алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев