Татарстанда 23 яңа СОVID-19 очрагы теркәлгән
Авыру йоктыручыларның 4се читтән килгән, 19ы контактта булган.
5 кеше хастаханәгә озатылган, 18е өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча карасак, авыручылар 18дән 70 яшькә кадәр. Һәрвакыттагыча, иң күбе Казанда – 7әү, Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч, Чистополь районнарында – берәр, ә Яр Чаллы, Буа, Чүпрәле Һәм Яшел Үзәндә – икешәр очрак теркәлгән.
26 сентябрьгә Татарстанда 7135 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 6020 кеше савыкты, шул исәптән 15 тәүлек эчендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев