26 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән. Шуларның 32се – шәһәрдә, 7се районда булган. 22 җинаять ачылган, 19ы – «кайнар эздән»
1 кешенең сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 талау, 8 урлау, 9 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 җинаять теркәлгән.
-
Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары: ковидка каршы чараларны бозу күп тапкырга арткан
Ике атна элек көнгә 200-400 хокук бозу теркәлә иде, хәзер - 500-600, дип билгеләде Алексей Соколов.
-
Гариза язарга соңга калмагыз
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап, моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең гариза язарга вакыты аз калып бара.
-
Татарстанда 23 яңа СОVID-19 очрагы теркәлгән
Авыру йоктыручыларның 4се читтән килгән, 19ы контактта булган.
-
28 сентябрь 2020 – Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне
Россиядә терлекләр арасында котыру авыруы йоктыруның артуы күзәтелә.
-
Миңнеханов: Covid-19 очракларының аз булуы тынычландыру өчен сәбәп түгел
Татарстан Президенты республика халкын Роспотребнадзор биргән чараларны үтәргә өндәде.
-
Нурбәк Батулла: Татарстанда миңа мәдәният белән бәйләнеш көч бирә
Хореограф ни өчен республикада калуы һәм аңа үз иҗатын үстерергә нәрсә ярдәм итүе турында сөйләде.
-
Утсыз төтен чыкмый
Яшел Үзәндә төзек булмаган мичләр аркасында янгыннар ешайды.
-
Карабодайга бәяләр арта, бодай һәм дөгегә – кими
«ПроЗерно» компаниясе мониторингы нигезендә, узган атнада карабодайның күпләп сату бәяләре 1 690 сумга арткан һәм 52 мең сумга җиткән.
-
Пенсияләр «Мир» илкүләм түләү системасына күчерелә
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр «Мир» түләү системасы карталарына күчерелүе турында хәбәр итә.
-
Депутат читтән торып кабул итә
VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рүзилә Тимергалиева, 2 октябрьдә 15:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр, гражданнарны читтән торып кабул итә.