Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан яшьләре министрлыгы «Пушкин картасы» өчен яшь чикләүләрен киңәйтү инициативасы белән чыгачак

"Без бу уңайдан күп мөрәҗәгатьләр алабыз. Якын атнада бу мәсьәлә буенча фикер алышырга планлаштырабыз. Бөтен яшьләр бу мөмкинлеккә ия булсын иде, ләкин барысы да финанслауга терәләчәк ", - дип сөйләде ведомство башлыгы Тимур Сөләйманов.

Шулай ук ул яшь гаиләләр яки эшләүче яшьләрнең билгеле бер категорияләренә "Пушкин картасын" тәкъдим итәргә мөмкин, дип фаразлады.

Исегезгә төшерәбез, мәдәни чараларны популярлаштыру программасы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2021 елның 1 сентябрендә старт алды. Аңардан театрларга, музейларга, күргәзмәләргә һәм дәүләт хисабына концерт залларына билетлар алу өчен 14 яшьтән 22 яшькә кадәр яшь кешеләр файдалана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев