Татарстан Республикасының халык артисты Тамара Молодкина вафат булды
29 июньдә 86 яшендә Татарстан Республикасының халык артисты Тамара Молодкина вафат булды.
«Казанда тыныч кына, үз фатирында китте» — дип хәбәр итә Бөгелмә драма театры мөдире Юлия Исмәгыйлева.
«Театр коллективы искиткеч актриса һәм искиткеч кеше Молодкина Тамара Николаевнаның вафатына бәйле рәвештә тирән кайгыны уртаклаша", - диелә театрның хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев