Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан Юстиция министрлыгы «Дәүләт хезмәтләре»ннән килгән штрафларны ничек ачыкларга икәнен аңлатты

Татарстан Юстиция министрлыгына республика халкыннан «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша алынган штрафлар буенча мөрәҗәгатьләр килә. Гражданнар еш кына штрафның ни өчен салынуын аңламый. Ведомство гамәлләр тәртибен аңлатты.

«Дәүләт хезмәтләре» порталындагы хәбәрдә хокук бозу турында мәгълүмат, карар чыгарган орган һәм түләү реквизитлары күрсәтелә. Тулырак мәгълүмат алу өчен квитанциядә күрсәтелгән органга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әгәр штрафны республикада эшләүче җәмәгать судьясы салган булса, мәгълүматны җәмәгать судьялары порталындагы «Суд эшләре буенча эзләү» бүлегеннән табарга мөмкин. Анда эш буенча тулы мәгълүмат, шул исәптән карар тексты да күрсәтелә.

Ведомство ассызыклаганча, Юстиция министрлыгы штрафлар билгеләми, ә бары тик министрлык реквизитлары буенча түләүләрне администратор буларак кабул итә.

Исегезгә төшерәбез, Казанда трамвай һәм троллейбусларда билетсыз йөргән пассажирларга барлыгы бер миллион сум штраф салынган. 2026 елның беренче яртыеллыгында җир өсте электр транспортында 500дән артык билетсыз пассажир ачыкланган.

Казан КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев