Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Идел буе федераль округлар арасында үлүчеләр саны белән чагыштырганда, туучылар арткан бердәнбер төбәк булды

2019 елда Татарстанда үлем турындагы актларга караганда, туу турындагылары 238 гә күбрәк бирелгән.

Тугыз ел дәвамында Татарстанның ЗАГС органнары үлем турындагы актларны бирү буенча өстенлек кичерә. Мондый мәгълүматны бүген йомгаклау коллегиясе вакытында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина җиткерде. 
Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, илдә хәзер үлү турындагы актларны теркәү санының артуы күзәтелгән төбәкләр күп түгел. Идел буе федераль округында Татарстан мондый статистика белән бердәнбер төбәк булып тора. 
2019 елда Татарстанда үлем турында 42 942 акт бирелгән, бу 2018 ел белән чагыштырганда 4,1%ка түбәнрәк. Алар арасында ир-атларның үлеме турында актлар - 51%, хатын-кызларның үлеме турында актлар - 49%.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев