16 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Татарстан Идел буе федераль округлар арасында үлүчеләр саны белән чагыштырганда, туучылар арткан бердәнбер төбәк булды
2019 елда Татарстанда үлем турындагы актларга караганда, туу турындагылары 238 гә күбрәк бирелгән.
-
Казан Кремле өстендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләмен куйдылар
Әләмне тантаналы рәвештә урнаштыру республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә узачак.
-
Яшел Үзән - Карамалы Тау боз кичүе үз эшен туктатып тора
Һава температурасына бәйле рәвештә, һәм бозда ярыклар барлыкка килү аркасында 16 гыйнвардан алып боз кичүен туктатып тору турында карар кабул ителде:
-
Салкында аякларны ничек сакларга?
Кышын балык тотарга яратучылар һәм озак вакыт салкында үткәрергә мәҗбүр булганнар безнең белән киңәшләрен уртаклаша:
-
Россия хөкүмәте отставкага китте
Бүген РФ премьер-министры Дмитрий Медведев хөкүмәт әгъзаларының отставкага китүен хәбәр итте.
-
Татарстан онкологлары хатын-кызларны маммография узарга чакыра
50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар куркыныч астында. Статистика буенча, онкологик авырулар арасында таралу буенча күкрәктәге яман шеш икенче урында тора.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде
Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеген белдерде.
-
Безне җылы яз көтә?
2020 елда Россиядә яз климат нормасыннан берничә градуска җылырак булачак. Бу хакта РБК агентлыгына "Фобос" һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.