«Татарча диктант» – үзеңне сынау
Дөньякүләм «Татарча диктант ЯЗ - 2021» чарасына яшел үзәнлеләр дә теләп кушылды.
Быел диктант өчен Татарстанда Гомәр Бәшировның «Чишмә моңы җыр булды» публицистик язмасыннан өзек сайланган. Россиянең төрле төбәкләр һәм чит илләрнең һәркайсына төрле текстлар әзерләнде. «Яшел Үзән» журналистларын чараны тантаналы ачар өчен шәһәребезнең 5 гимназиясенә чакырдылар.
– Татар гаиләсендә, туган телен яхшы белгән татар баласына әлеге диктантны язу авыр түгелдер, мөгаен. Миңа, мәсәлән, кыен булмады, – дип, диктант язганнан соң тәэсирләре белән уртаклашты 10 сыйныф укучысы Газизә Әкрамова. – Пунктуация белән авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, чөнки әлеге текстта, әгәр дә мин дөрес аңлаган һәм язган булсам, ике нокта һәм өндәү билгеләре куелырга тиешле урыннар да бар, ә башка кыенлык ларны мин сизмәдем.
Быел акция өч көн дәвамында барды: Татарстан һәм Баш корт стан халкы өчен ул 10 сентябрьдә узды, Рос сиянең башка төбәклә рендә яшәүче ләр диктантны 11 сентябрьдә, чит илдә гомер итүче һәм акциядә катнашырга теләүчеләр 12 сентябрьдә язды. Дик тант башланыр алдыннан минем 5нче гимназиянең VIнчы «Б» сыйныфы укучылары белән аралашу мөмкинлеге булды. Күпчелек балаларның «Татарча диктант ЯЗ» акциясе турында ишетеп кенә түгел, ә күп фактларны да белүе мине гаҗәпләндерде һәм куандырды. Мәсәлән, диктантны безнең респуб ликада гына түгел, ә Россиянең күп кенә өлкәләрендә һәм хәтта, чит илдә дә язулары.
– Диктант алдыннан бик дулкынланабыз, – дип уртаклашты Әдилә белән Мәликә, – үзеңне шундый зур чараның бер өлеше итеп тою бик җаваплы.
Үз гомерендә беренче тапкыр әлеге диктантны Рәмзия Мусаева да язган. Ул гимназиядә алты елдан артык вахтер булып эшли:
– Үзем рус мәктәбендә укыганлыктан, татар телен бик яхшы да белмәвемне таныйм һәм әзрәк курку хисе дә булды. Әмма, язып карыйсы килү теләге җиңде һәм 70 яшемдә үземне кабат укучы итеп хис иттем, – дип хис-кичерешләре белән бүлеште Рәмзия ханым.
Укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөлфирә Сә л а хова сүзләренә караганда, «Татарча диктант ЯЗ» акциясендә гимна зи ядән 630га якын кеше катнашкан:
– Бу – 6 һәм 11 сыйныф укучылары, ата-аналар, гимназия хез мәткәрләре. Алардан тыш, акциядә катнашырга теләгән һәм диктантка онлайн кушылу мөмкинлекләре булмаганлыктан безнең мәктәпкә килеп язган яшел үзәнлеләр дә бар иде.
– Әлеге акция турында мин радиодан ишетеп һәм «Яшел Үзән» газетасыннан укып белдем, – дип сөйли Габбас Зиннәтуллин (фотода). – Кызганычка, минем интернет аша тыңлап язу мөмкинлегем юк, шуңа күрә тагын бер кат үземнең белемемне тикшереп карарга татар гимназиясенә килдем. Берничә ел элек мин бу диктантны язып, «5»ле алган идем. Бу юлы ничәле булыр, карарбыз.
Укучыларның һәм аларның ата-аналары ның эшләрен татар те ле укытучыла ры тик шерәчәк, ә акциянең нәтиҗәләрен diktant.tatar сайтында белергә мөмкин булачак – алар «Татарча диктант» тә мам лангач, 30 көннән дә соңга калмыйча, басылып чыга.
Сүз уңаеннан, Яшел Үзән районы авыл җир лекләрендә дә әлеге акциядә актив катнаштылар. Мәсәлән, Олы Ачасырда, мәктәп укучылары һәм активистлар гына түгел, мәчеткә йөрүчеләр дә язды диктантны. Калган авылларда да, кулларына каләм тотып, еракта калган мәктәп елларын искә тө шерүчеләр күп булды.
Яшел Үзән районында барлыгы 39 мәйданчык (бу бары тик мәгариф системасы оештырган урыннар гына әле) бар иде. Аларда катнашты:
- 7106 – укучылар һәм ата-аналар;
- 5127 – мәйданчыкларда;
- 1979 – онлайн.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев