18 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, 19 сентябрь көнне 8.00 сәгатьтән 13.00гә кадәр сайлау участокларында 18 яшьтән өлкәннәр өчен гриппка һәм яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация максатында прививка бригадалары эшләячәк
Гриппны профилактикалау өчен "Ультрикс Квадри" һәм яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен "Спутник V" һәм "Спутник Лайт" вакциналары ясала.
-
«Татарча диктант» – үзеңне сынау
Дөньякүләм «Татарча диктант ЯЗ - 2021» чарасына яшел үзәнлеләр дә теләп кушылды.
-
Яшел Үзән блогеры сайлаулар турында
Тавыш бирергә йөрүчеләр һәм илебездәге вакыйгаларга битараф булмаганнар белгәнчә, һәр сайлау участогында күзәтүчеләр бар.
-
Кроссовкалар урлаучыны Яшел Үзән кибетеннән чыкканда тотканнар
Көндез Росгвардия хезмәткәрләренә Яшел Үзән кибетләренең берсендә тревога төймәсенең эшләве турында сигнал килә.
-
Рус Әҗәлендә сайлау көнне фельдшерлык пунктында гриппка каршы прививка ясыйлар, теләүчеләр булса рәхим итегез
Форсаттан файдаланып, мин дә ясатырга булдым әле, - ди җирлек башлыгы Гөлнара Семахина. Аллаһ Тәгалә, сакланганны саклармын дигән, ясатмыйча булмый.
-
Татар Танаенда сайлау участогының ишекләре, барлык җирдәге кебек үк, иртәнге сигездә ачылып, үзенең беренче тавыш бирүчеләрен каршылады
Аннан, көзге иртәдә май кояшы кебек елмаеп (елмаюы маска астыннан күренмәсә дә, күзләрендә, йөзендә чагыла иде), эшләүче кызларның кәефләрен күтәрерлек сүзләр әйтеп, авылның иң өлкән карты - 92 яшьлек Фәргать абзый Сираҗиев керде.
-
Бакча уңышыннан өлеш чыгару – савап
Иртә яздан бар күңел җылыбызны биреп үстергән яшелчә уңышы җыелып бетеп килә диярлек.
-
Яшел Үзән шәһәрендә #молодежьвыбирает челленджы башланды
Яшел Үзән районы башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалеев @a.kamaleev тавыш бирүнең беренче көнендә яшьләр өчен челлендж җибәрде.
-
"Яшел Үзән" журналистлары тавышларын бирде. Ә син?
Аббау, быелгы сайлаулар бигрәк кырыс икән! Сайлауга чынлап та баруымны исбатлау өчен фотога төшерүчене чак таптым, комиссиядә утыручыларга да, ручка, пирчәткә, маска биреп торучыларына да, кизүдәгеләргә дә ярамый икән моны эшләргә! Харап! Әле ярый тавыш бирергә килгән бер кыз ризалашты! – дип «тузынып» кайтып керде журналистыбыз Гөлнара Вәлиева @gulnara_abdulovna.
-
Урып-җыю алдынгылары бүләкләнде
Монда төрле утлар да ялтырамый, көчле музыка да яңгырамый, тамашачыларның алкышлары да юк. Сәхнә урынына туган як кырларының җылы җире, өсләрендә яңа җыелган икмәк исе сеңгән эш формасы.