Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар Наратлысында истәлекле вакыйга булды - зират алдында матур биек капка урнаштырылды

Бу наратлылар өчен бик тә сөенечле һәм саваплы эш.

Урнаштыру вакытында яңгыр явар дип курыксак та, Аллаһы Тәгалә хәер-фатихасын биреп торды, диярсең. Зират капкасының өске өлешендә өч матур гөмбәз тора, алар алтын айлар белән тәмамлана. Капка янында зиратка килгәч, якыннарына дога кылу өчен эскәмияләр дә урнаштырылды.

Борынгы бабаларның беренче җирлеге биредә 1395 елда башлана, ләкин төрле сугышлар сәбәпле, аларга Гөбенә елгасының икенче ягына күчәргә туры килә, ә зират элеккеге урында кала. Шуңа күрә хәзер авыл халкы зиратка елга аша йөрергә мәҗбүр. Беренче зират тау янындагы тигезлектә була. 1947 елда аның янында авыл халкы, урман хуҗалыгы ярдәме белән, хайваннар каберлекләрне бозмасын дип, агачлар утырткан. Хәзер алар зур булып, зиратны әйләндереп алган инде. Ул борынгы булганлыктан, кабер ташларының күбесе күмелгән, кайберләрендә гарәпчә язуны укып була үзе. Татар Наратлысы зираты XIVнче гасыр уртасында барлыкка килгән иң борынгы урын булып тора. Зиратта 1842 елгы кабер ташлары саклана.

Бүгенге көнгә кадәр зиратта койма һәм капка юк иде, чөнки аның мәйданы бик зур, элек халыкның төзелеш материалларын алу мөм кинлеге дә булма ган, ә хәзер Ходайга шөкер, теләк кенә кирәк. Җир лек башлыгы Гөл на ра Семахина зиратны авыл милке итеп рәс миләштергәннән соң, киңәшләшеп, капка куярга кирәк, дигән карарга килдек.
Оештыру эшләре бе лән мәчетебез имамы Рәхимулла Гайнуллин һәм, дизайнер буларак, үзем шөгыльләндем. Бу изге эшкә яшьләр дә, өлкәннәр дә бик ярдәм итте, һәркем кулдан килгәнчә өлешен кертте. Типографиядә безнең заказ ясалгач, аны Казаннан авылга Димьяновлар гаиләсе алып кайтты. Шул мизгелдән мәчет янында эш кайный башлады. Айрат Зәйнуллин капка һәм эскәмияләр каркасын эретеп ябыштыра башлады, аңа Инсаф Сагъдиев, Рафил Фәхретдинов нык булышты.

Әби-бабайлар да яшь ләрдән калышмады, бу игелекле эштә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. «Красный Восток» комплексы тракторлар биреп торды, рәис Айрат Хәйруллинга рәхмәт. Алар ярдәме белән зират тирәсен җыештырып, капка кую, капка төбенә кадәр юлны тигезләү буенча зур эш башкарылды. Тракторчылар Рөстәм Җи һаншин, Ришат Хәлиуллин, шулай ук Айрат Зәйнуллинга территорияне җыештыруда, капка куюда ярдәм иткәннәре өчен зур рәх мәт.

Эш җиңелләрдән тү гел иде, әмма күмәк көч тау күчерә, диләр. Даими ярдәме өчен Рафил, Илсур Касыймовларга, Азат Хантимировка, Сәмигулла һәм Илнур Сөләймановларга, Ил сур Гыйльмановка, Әхмәт Гыйльфановка, Ил дус Әхмәтовка, Равил Хөснетдиновка, Нә җип Таһировка олы рәхмәтебезне җитке рәбез. Капканы урнаштырып, догалар кылып, барысы бергә намаз укып, авыл тарихы истәлегенә берничә фотога да төштек.

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел! Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята. Каберләрне чистартып, зиратларны карап тору безнең бурычыбыз.

Рәшидә Гурьянова.
Проектны оештыручы, автор-дизайнер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев