Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын 1685 татарстанлы тәүлек эчендә коронавирус йоктырган

Пандемия башланганнан бирле 123 009 очрак теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 1 685 кеше коронавирус йоктырган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

Кешеләр иң күп зарарланган урыннар: Казан – 518, Яр Чаллы – 269, Түбән Кама – 89, Яшел Үзән – 71.

Узган көндә 4 397 татарстанлы савыкты. Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 123 009 очрак теркәлгән. Шулай ук, барлык вакыт эчендә коронавируска 5 миллионнан артык тест үткәрелгән.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Саклык чараларын кулланыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев