Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табиб Яңа елга кемгә хәмер эчәргә ярамавы турында сөйли

Коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләргә алкоголь кулланудан, шул исәптән Яңа ел төнендә дә тулысынча баш тартырга кирәк.

Бу хакта диетолог Елена Соломатина хәбәр итә.

Ул спиртлы эчемлекләр хәлне начарайтачак, шуңа күрә аны рационнан төшереп калдырырга кирәк, дип аңлата. Алкоголь организмда интоксикация китереп чыгара ала. Шампан шәрабын бер генә йотым эчәргә була, әмма аннан баш тарту яхшырак булачак, дип саный ул.

Моннан тыш, эксперт ковид-инфекцияле кешеләрнең авыр эшкәртелә торган ризыклардан (шашлык, оливье, уылдык һәм тун астында селедка) баш тартырга, ә кош ите һәм консерваланмаган балыкка өстенлек бирергә киңәш итә. Коронавирус белән авыручыларга шулпа ашау бик файдалы булыр, ди ул.

Елена Соломатина Яңа ел рационына эремчек, имбирь, сарымсак һәм томат согын кертергә, ә десертка мусслар, смузилар ясарга куша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев