Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СССР вакытында эшләгән пенсионерларның пенсиясенә ниндидер өстәмәләр бирелергә тиешме

Социаль фонд

Пенсияне Дәүләт порталы аша билгеләтү уңайлы

Социаль фондның гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы Татарстанда картлык буенча пенсияләрнең күпчелеген бүген өстәмә гамәлләрдән һәм раслаучы документлар тапшырмыйча, дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза буенча билгеләргә мөмкинлек бирә.

Иминият пенсиясен мондый форматта билгеләү өчен гражданның шәхси счетында хезмәт эшчәнлегенең барлык чорлары, эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият кертемнәре, хезмәт стажы һәм булачак пенсиянең күләме турыдан-туры бәйле индивидуаль пенсия коэффициентлары турында белешмәләр булуы мөһим.

Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрнең тулылыгын дәүләт хезмәтләре порталында яисә Россия Социаль фондының клиент хезмәтләрендә шәхси счет торышы турында өземтәгә заказ биреп тикшерергә мөмкин.

Мәгълүматлар тулы булмаган очракта, стажны һәм хезмәт хакын раслый торган документлар тапшырып, шәхси счетка корректировка ясау турында гариза бирергә мөмкин. Әгәр барысы да дөрес булса, пенсия өстәмә документларсыз гына проактив режимда исәпләнә.

 «Шәхси счетта барлык кирәкле мәгълүматлар тупланып, гражданин автомат режимда пенсия билгеләүгә ризалык биргән очракта, картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү турында карар пенсия билгеләүне сорап язылган гаризаны теркәү вакытыннан соң нибары өч сәгать дәвамында чыгарыла, шуннан соң гражданның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына тиешле хәбәрнамә җибәрелә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 Исегезгә төшерәбез: 2024 елда 15 ел иминият стажы һәм 28,2 пенсия коэффициенты булган, 58 яшькә җиткән хатын-кызларга һәм 63 яшь тулган ир-атларга картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнә.
Ана капиталына таунхаус та төзеп була.


Татарстанда ел башыннан 2226 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән.
Шуларның 231е ана капиталын торакны кредит акчаларын җәлеп итмичә генә сатып алуга файдаланган, 1995 гаилә банклардагы кредитларын түләгән. Мондый гаиләләрнең гаризалары буенча Социаль фонд 2024 елда 1,334 млрд. сум акча күчергән.

 

«Республикада ана капиталын файдалану буенча иң популяр юнәлешләрнең берсе – торак шартларын яхшырту, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда бу мөмкинлектән 300 меңнән артык гаилә файдаланган. Ана капиталы алган гаиләләр кооперативка керә яки кредит рәсмиләштерә ала. Шулай ук йортны кредит алмыйча, ана капиталы акчасына гына төзү мөмкинлеге дә каралган. Моннан тыш, быелдан башлап ата-аналар блокланган төзелеш йортларын, мәсәлән, таунхауслар – берничә гаиләгә каралган торакны яисә дуплексларны – ике гаиләгә бүленгән йортны реконструкцияләүгә һәм төзүгә акча юнәлдерә ала», – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга балага өч яшь тулгач файдаланырга мөмкин. Ипотека буенча төп бурычны яки беренче кертемне каплау искәрмә булып тора. Бу очракта бала тугач яки уллыкка алынгач ук акчаларны торак сатып алу өчен кулланырга була.

Ана капиталы акчасын файдалану турындагы гаризаны Социаль фондка Дәүләт хезмәте порталы аша яисә кредит учреждениесендә кредит рәсмиләштерү белән бер үк вакытта җибәрергә мөмкин. Моның өчен Социаль фонд республиканың кредит оешмалары белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алыр­га була: (шалтырату бушлай).


Өстәмә каралганмы?

СССР вакытында эшләгән пенсионерларның пенсиясенә ниндидер өстәмәләр бирелергә тиеш дип ишеткән идем. Бу дөресме?
Газета укучыгыз.

ТР Социаль фондының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Айрат Баязитов аңлатканча, СССР вакытында эшләгән пенсио­нерларга өстәмәләр әлегә каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев