Сәламәтлек саклау министрлыгы кемгә прививка ясарга ярамавы турында аңлата
Яшел Үзән табиблары кисәтә - кайбер кешеләргә коронавирустан прививка ясатырга ярамый.
Табиплар Сәламәтлек министрлыгыннан килгән мәгълүматка нигезләнәләр.
Сәламәтлек саклау министрлыгы стопкоронавирус.рф порталында андый кешеләр списогы бар.
Шулай итеп, вакцинацияне түбәндәге очракларда ясатырга ярамый:
• кискен йогышлы авырулар
• вакцина компонентларына аллергик реакция
• көмәнле булу
• бала имезү
• авыр аллергия авырулары.
Моннан тыш, ведомство Covid-19дан прививканы ясамаска тәкъдим итә:
• туберкулез
• яман шеш авырулары
• В һәм С гепатитлары
• сифилис
• ВИЧ
• ел дәвамында кискен коронар синдром яки инсульт кичерүчеләр
• якындагы өч айда йөклелек планлаштыручылар.
Болардан тыш, прививка ясатыр алдыннан өзлегүләр булмасын өчен тикшерү узу да артык булмас, дип билгеләп үтелә министрлыкта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев