Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе ветераны 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Галимҗан Минһаҗетдиновны юбилее белән Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Серго исемендәге заводның генераль директоры Радик Хәсәнов һәм 15нче цех башлыгы Сәет Әхмәтшин котлады.

Галәмҗан Минһаҗетдин улына нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм бүләкләр тапшырдылар.

Галимҗан Минһаҗетдинов 1927 елның 10 гыйнварында Югары Урысбага авылында туа. 1951 елда 24 яшендә Галимҗан Минһаҗетдин улы Серго исемендәге заводта 15нче цехта эретеп-ябыштыручы вазыйфасында эшли башлый. Ул 1991 елга кадәр көймә моторларын ремонтлау буенча слесарь, ат паркы остасы, машинист һәм цех мастеры булып эшли. Заводта үткән елларны Галимҗан Минһаҗетдин улы җылы итеп рәхмәт сүзләре белән искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев