Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рус Наратлысы егете бер ирдән акча таләп иткән

Эчке эшләр бүлегендә узган атнада 53 җинаять теркәлгән. Шуларның 35е – шәһәрдә, 18е районда булган. 12 җинаять ачылган. 11е – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 һөҗүм итү, 1 талау, 37 урлау, 11 мошенник лык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак булган.

Комаров урамында беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 32 яшьлек исерек ир 59 яшьлек әтисен кыйнаган. Баш мие җәрәхәтләнгән ирне дәваханәгә алып киткәннәр.
Татарстан урамында ике билгесез зат беркайда да эшләмәүче элек хөкемдә булган 49 яшьлек ирдән акча таләп иткән һәм башына шешә белән сукканнар. Баш мие җәрәхәтләнгән ирне дәваханәгә алып киткән. Бу җинаятьне Рус Наратлысы авылында яшәүче 17 яшьлек яшүсмер кылганлыгы ачыкланган.
31 яшьлек хатын-кызны Комаров урамындагы кибет янында 30-40 яшьләр тирәсендәге ике ханым кыйнап, аның телефонын талаган. Әлеге очрак буенча 38 яшьлек хатын шик астына алынган.
Осиновода яшәүче 45 яшьлек хатын-кызга билгесез зат шалтыратып, банк картасыннан санкцияләнмәгән акча алуны туктатуны тәкъдим иткән. Ялганга ышанган хатын картасыннан 260 мең сум акчасын алдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев