Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов дүрт яшь татарстанлының яңа ел теләкләрен үтиячәк

“Теләкләр чыршысы” акциясендә республиканың 60 бала теләген үтиячәк муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» ирекле Яңа ел акциясендә катнашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итә.

Миңнеханов дүрт яшь татарстанлының: үз синтезаторын булдырырга хыялланган 13 яшьлек Арсланның; планшетлы булу теләген белдергән 14 яшьлек Адельнең; Яңа елга хоккей өчен спорт сумкасы сораган 15 яшьлек Романның; Яңа ел тылсымчысыннан "Молния Маккуин" машинасы турында сораган 7 яшьлек Егорның теләкләрен тормышка ашырачак.

Чара «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе съезды вакытында узды. 60 баланың яңа ел хыялын үтәүче муниципаль берәмлек башлыклары да акциядә катнашты.

Ирекле чарада Яңа елга кадәр катнашырга мөмкин. Проектның елкажеланий.рф. сайты аша офлайн да, онлайн да катнашып була.


“Катнашуның мәҗбүри шарты - теләк 2021 елның 28 февраленә кадәр башкарылырга тиеш”, - дип өстәде Галимова.


Акция «Минем белән хыяллан» бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган. Акцияне Россия Президенты Владимир Путин да хуплады. Ил башлыгы Тула өлкәсеннән чын панданы кочакларга теләгән 10 яшьлек Александр Колесниковның һәм Чиләбе өлкәсеннән Кызыл мәйданда булырга, конькида йөрергә һәм Президентның кайда эшләвен күрергә хыялланган 9 яшьлек Дмитрий Ощепковның теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев