Бүген «Казан Экспо»да XVI Халыкара куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары салоны «Комплекслы куркынычсызлык – 2026»ның пленар утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Ул илнең гадәттән тыш хезмәтләре кулланган техниканың зур өлеше Татарстанда җитештерелүен белдерде.
Татарстан Республикасы Рәисе Казанда мондый дәрәҗәдәге чараны уздыру республиканың халыкара форумнар оештыру тәҗрибәсенең танылып, аның казанышларына лаеклы бәя булуын ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов: «Бүген Татарстан – Россия Федерациясенең алдынгы сәнәгать үзәкләренең берсе, узышлы технологик үсеш территориясе. Бездә куркынычсызлык өлкәсендә цифрлы чишелешләр актив рәвештә кертелә. Илнең гадәттән тыш хезмәтләре кулланган техниканың зур өлеше Татарстанда җитештерелә һәм чит илләрдә югары бәяләнә. Без эшләнмәләребезнең гомерләрне сакларга, гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен минимальләштерергә ярдәм итүе белән горурланабыз. Бу – фән, җитештерү һәм ведомствоара хезмәтнең нәтиҗәсе», – диде ул.
Нет комментариев