Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә җиде яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә 5 мең сум түләнәчәк

Дәүләт балаларга Яңа елга бүләк ясый. Россиядә җиде яшькә кадәрге балалы барлык гаиләләргә дә 5 мең сум түләнәчәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

 "Без балаларыбызга зур булмаган, тыйнак бүләк ясау турында килештек. Шуңа да карамастан, җиде яшькә кадәрге балалар булган барлык гаиләләргә 5 мең сум түләячәкләр. Гаиләдәге 7 яше тулмаган һәр балага", - диде Путин.

 

Түләү турында карар кабул итү алдыннан дәүләт башлыгы РФ Хөкүмәте һәм Россия Президенты администрациясе белән киңәшләште.

 

«Яңа ел бәйрәме гадәти түгел, киләчәккә өметләр һәм шул ук вакытта бүгенге авырлыкларга да бәйле», - дип билгеләп үтте Президент.

 

Балалы гаиләләр өчен өстәмә түләүләр 2020 елның 1 гыйнварыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча кертелде. Республика бюджетыннан бу максатларга 77 млрд сумнан артык акча бүленгән.

 

Керем яшәү минимумыннан түбән булган барлык күпбалалы гаиләләрне балалар бакчасы өчен түләүдән азат иттеләр. Шулай ук, яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләргә өч яшькә кадәрге балага ел саен дарулар алу өчен 10 мең сум күләмендә электрон сертификатлар биреләчәк. Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә бу елдан   гаилә әгъзаларына керемне яшәү минимумы күләменә кадәр җиткерү өчен пособие кертелде.

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев